Район башлыгы хезмәт һәм мәшгульлек үзәге коллективын бәйрәм белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырды
Оешма 1991 елдан бирле халыкны эш белән тәэмин итү, мәшгульлеккә ярдәм итү һәм эшсезлектән яклау өлкәсендә уңышлы эшли
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәм уңаеннан, хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеге белән танышты.
Оешма 1991 елдан бирле халыкны эш белән тәэмин итү, мәшгульлеккә ярдәм итү һәм эшсезлектән яклау өлкәсендә уңышлы эшли. Узган ел «Кадрлар» милли проекты кысаларында 14,08 млн сумга үзәкне модернизацияләдек: бина заманча стильгә китерелде, җиһазлар яңартылды.
Үзәк хезмәткәрләренең эшчәнлеге аеруча җаваплы: алар махсус хәрби операция ветераннарына да тыныч тормышка кайтырга ярдәм итә, индивидуаль консультацияләр, һөнәр сайлау, резюме төзүдә булыша, психологик ярдәм күрсәтәләр.
Рамил Нотфуллин коллективны һәм лаеклы ялдагы өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев