Райондашыбыз оныгы белән берлектә «Хикмәт» – «Буыннар бәйләнеше» («Связь поколений») республика чемпионатында катнашты
Ярышта Татарстанның 45 районыннан 180 иң көчле катнашучы көч сынашты
Казан шәһәренең Бәшир Рәмеев исемендәге ИТ-паркта пенсионерлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында компьютер ярышлары буенча «Хикмәт» – «Буыннар бәйләнеше» («Связь поколений») республика чемпионаты финалы узды.
Ярышта Татарстанның 45 районыннан 180 иң көчле катнашучы көч сынашты.
Балтач районы командасы составында чыгыш ясаган, күптән түгел 84 яшен тутырган Рәфхәт Шәкүр улы Зарипов чемпионатның иң өлкән, әмма шул ук вакытта гаҗәеп энергияле катнашучы булып танылды. Аның тормыш сөючәнлеге һәм заман белән бергә атларга омтылуы – безнең барыбыз өчен дә иң яхшы үрнәк.
«Өлкән буын» командасы составында якташларыбыз Мөхәммәтшина Алсу, Кәримов Фәрит катнашты.
Чемпионатта Рәфхәт Шәкүрович белән бергә һәм аның унике яшьлек оныгы, Балтач гимназиясе укучысы Зарипова Нәргизә Фәннур кызы бер өстәл артында, иңгә-иң куеп, бабай белән онык заманча технологияләргә каршы чыктылар. Бу исә цифрлы грамоталылыкта яшь роль уйнамавын тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев