Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Район башлыгы Рамил Нотфуллинның мәгариф хезмәткәрләрен Укытучылар көне белән котлавы

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе - Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, районыбыз һәм республикабызның киләчәге хәл ителә, чөнки мәгарифтә барган һәртөрле яңарышлар чорында укытучы шәхес тәрбияләүдә әйтеп бетергесез мөһим роль уйный.
Әлеге күркәм бәйрәм - Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм.
Бүгенге көндә районыбызда барлыгы 573 мәгариф хезмәткәре хезмәт куя. Балтач районы мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып тордылар һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанам.
Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик "бишле" билгеләре генә куйсын!
Хөрмәт белән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250