Ноябрь аена чыккач, районда сөт узган елгыдан күбрәк җитештерелә.
Мәсәлән, узган ел 13 ноябрьдә һәр сыердан 13,5 килограмм сөт савылса, быел ул 14,9 килограмм булды. Һәр сыерга исәпләгәндә, сатуда да 1 килограмм үсеш бар. «Кызыл юл», «Активист», «Бөрбаш», «Борнак», «Алга», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда сыерлардан барысы 2000-1000 килограмм чамасы сөт артык җитештерәләр. Әмма районның уртача күрсәткечен түбәнгә өстерәүчеләр дә бар, болар - бигрәк тә «Сосна», «Маяк», Тукай исемендәге җәмгыятьләр. Чөнки хәзер нәкъ менә аларның фермаларында бу көннәрдә 5-6 центнерга кадәр сөтне узган елгыдан ким җитештерәләр.
Нет комментариев