Шодада өлкәннәрне хөрмәтләгәннәр
Көн темасы

Шодада өлкәннәрне хөрмәтләгәннәр

Өлкәннәрне котларга “Якты юл” җәмгыяте җитәкчесе Азат Ганиев килгән

Көзнең бер матур көнендә мәктәп-бакча, клуб хезмәткәрләре Шода авылының мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау ветераннары өчен зур бәйрәм оештырган.  

Мул сыйлы табыннар артында җыр-моң, дәртле биюләр белән үрелеп барган бәйрәм чарасыннан һәркем канәгать калган.  

«Хезмәт елларын искә алып, хатирәләрне барладык, эшләгән чакларыбызга кайткан кебек булдык. Чараны оештыруга көче кергән һәркемгә зур рәхмәт», ди ветераннар.  

Өлкәннәрне  котларга «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Азат Ганиев та килгән.


өлкәннәр

Нет комментариев