Тамашачыларны төрле буыннарны берләштергән таныш композицияләр көтә
Республиканың яшьләр үзәкләрендә һәм авыл мәдәният йортларында «Созвездие-Йолдызлык» театры артистлары катнашында концертлар сериясе узачак.
Халык алдында ТР атказанган артистлары Владимир Шнитко, Илгиз Зәкиев һәм Әмир Әхмәдишин, шулай ук Зарина Хәсәншина, Илзирә Зарипова, Инсаф Ганибаев, Алексей Родионов, Камила Алескерова, Адилә Зиннәтуллина һәм Екатерина Ипполитова чыгыш ясаячак.
Программада – мәхәббәт, дуслык, тугрылык, табигать һәм кешелек мөнәсәбәтләре турында рус һәм татар телләрендә җырлар. Тамашачыларны төрле буыннарны берләштергән таныш композицияләр көтә.
«Созвездие-Йолдызлык» театры артистлары катнашында концертлар сериясе иртәгә, 11 сентябрь көнне 19.00 сәгатьтә Шубан мәдәният йортында узачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев