Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне
Көн темасы

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2004 елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә фаҗигале вакыйга булды

2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәренең 1 номерлы мәктәбен террорчылар басып алды. 1200 якын укучы, укытучы һәм әти-әниләр тоткынга алынды.

Бандитлар белән сөйләшү нәтиҗәсез булды. 3 көннән бу фаҗига тәмамланды. 300 дән артык кеше, шул исәптән 186 укучы бала һәлак булды.Шушы канлы вакыйга һәм террорчылык кулыннан һәлак булганнарны бүген Балтачта, «Батырлар аллеясы»нда искә алачаклар.


Беслан фаҗигасе

Нет комментариев