Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 35 еллык юбилеен билгеләп уза

2025 елда үзәкнең бинасында агымдагы ремонт үткәрелде, җиһазлар тулысынча яңартылды

Үзенең 35 еллык эшчәнлеге  елларында районыбызның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үзенең нәтиҗәлелеген һәм бүгенге көндә кирәклеген,   таләпләргә туры килүен исбатлап килде. Чагыштырмача яшь оешма булса да, монда  үзгәрешләр еш булып тора, болар да замана таләбе.

1991 елның 19 апрелендә Россия тарихында беренче «Халыкны эш белән тәэмин итү турында» Закон кабул ителә, федераль мәшгульлек хезмәте оештырыла. Үз чиратында Татарстан ССРда Дәүләт мәшгульлек хезмәте барлыкка килә. Тиздән Балтачта район хезмәт һәм мәшгульлек бюросын төзү турында карар кабул ителә һәм 1991 елның 1 ноябреннән Рифат Абдуллин бу оешманың беренче  мөдире итеп билгеләнә. Бу чор яңа оешманың район икътисады белән бергәләп эшләү юлларын эзләү, предприятиеләргә квалификацияле кадрлар сайлап бирү, эшсез калган гражданнарга эш урыннары табу, аларны яңа һөнәрләргә өйрәтү юнәлешендә кирәкле адымнар ясалды.

 

Аннан соң эшләгән җитәкчеләр Равил Кәримов, Илдар Зарипов, Зиннур Зәйнуллин, Алмаз Нургалиев Балтач район халкын эш белән тәэмин итү буенча коллективны туплап, яңа бурычларны үтәү өчен намуслы хезмәт куйдылар. Бүгенге көндә Алмаз Зәкәрия улы Сибгатуллин бу үзәкнең җитәкчесе буларак, аз санлы белгечләр белән  заман технологияләренә таянып (цифрлаштыру, онлайн-вакансияләр, электрон чират һ.б.), гражданнарга хезмәт сайлауны максималь рәвештә җиңеләйтү юлларын эзлиләр.

 

Чикләүләр, төрле санкцияләр, икътисади тотрыксызлык чорларында эш белән тәэмин итү үзәгенең әһәмияте тагын да арта. «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектының «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Балтач халкын эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга тиешле эш эзләүдә ярдәм күрсәтәләр.

 

Милли проект үз эченә халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле инициативаларны ала һәм эшкә урнашу аларның берсе булып тора. Эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән әлеге проект ярдәмендә, районда яшәүчеләрнең күбесе лаеклы эш таба. Бу гражданнарны эшсезлектән ышанычлы яклау, хезмәт базарын көйләүнең нәтиҗәле коралы булып тора.

 

Төрле елларда бу үзәктә үз эшләрен намус белән башкаручы Миләүшә Әхмәтова, Әнис Абүбәкеров, Фәрит Гәрәев (вафат), Галимә Михайлова, Айдар Хәйруллин (вафат), Гөлнара Даянова, Әлфия Садыйкова, Гөлчәчәк Хәйруллиналар тырышлыгы белән бу оешма республикада мактаулы булды.

 

Бүген Татарстан Республикасының Балтач халкын эш белән тәэмин итү үзәгендә өч кеше хезмәт куя. Бүлек башлыгы Алмаз Сибгатуллин, әйдәп баручы  белгечләр Альбина Вәлишина һәр мөрәҗәгать итүчеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Альбина Вәлишина районда гына түгел, республикада бу өлкәдә иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе, ул мәшгульлек хезмәте ачылуның беренче көннәреннән, 1992 елдан бирле хезмәттә. Альбина Шакирова да үз эшен намус белән башкара.

 

2025 елда үзәкнең бинасында агымдагы ремонт үткәрелде, җиһазлар тулысынча яңартылды. Үзәктә мөрәҗәгать итүчеләргә барлык мөмкинлекләр бар, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  офистан чыкмый гына илебезнең төрле өлкәләрендә эш табарга мөмкинлек тудырылган. Бу инде халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт гарантияләрен тәэмин итү, кешеләрнең хезмәткә һәм эшсезлектән социаль яклау-га конституцион хокукларын гамәлгә ашыру буенча дәүләт гарантияләрен тормышка ашыру юнәлешендә зур адым.

 

Бүген халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте аеруча әһәмияткә ия, агымдагы төп бурычлар белән беррәттән сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, яраланган, эш белән тәэмин итүгә мохтаҗ райондашларыбызга да алар ярдәм кулы сузалар, бу юнәлештә каралган дәүләт ярдәмнәренең максатчан барып җитүләрен тәэмин итәләр. Райондашларга эш табарга, һөнәри белем алырга, үз эшләрен ачарга, үзмәшгульлек оештырырга теләп булышучы бу оешма хезмәткәрләренә иң изге теләкләребезне җиткерәбез, Сезнең ярдәм белән кешеләр иртәгәсе көнгә ышаныч ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев