Һәр ел саен “Хезмәт” газетасы редакциясе хат ташучылар арасында иң-иңнәрне бүләкли.
Быел да әлеге күркәм гадәтне дәвам итеп, 2024 елның икенче яртыеллыгында «Хезмәт» («Азьлане») газетасына яздыртуда уңышлы эшләгән хат ташучыларны бүләкләп уздык.
Редакциянең Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләгенә Кече Лызи почта бүлекчәсе хат ташучысы Нина Параманова, Түнтәр почта бүлекчәсеннән Гүзәл Хәкимова, Кили авылы хат ташучысы Гүзәл Вәлиева лаек булды. Котлыйбыз!
Нет комментариев