Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Зәңгәр беретлыларга – 95 яшь!

Узган гасырның 30нчы елында оештырылган һава-десант гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте.

Бүген дә десантчылар батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, Ватаныбыз куйган бурычны намус белән үтиләр. Ил башлыгы Владимир Путин да безнең хакта һәрчак ялкынлы сүзләр әйтә. ВДВ ветераннарын да үлем саклап йөртте, алар да үлем тырнагыннан котылып калган хәрбиләр.

Шушы бәйрәм алды көнендә районыбызның ВДВ ветераннары советы һәм үз исемемнән үзенең хәрби хезмәтен Илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәмебез белән тәбрик итәм.

Тазалык, бәхет, шатлыкларга күмелеп, гаиләләрендә тынычлык булып, аяз күк астында озын гомер кичерергә язсын!

Һәм барыгызны да гаиләләрегез, оныкларыгыз бүген, 2 август көнне, Казан юлы янәшәсендәге «Ватан сакчылары» паркында 13 сәгатьтә башланачак бәйрәмебезгә көтеп калабыз. Бәйрәмнәребезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын.


Рамазан Фәрзиев, ВДВ ветераны, запастагы гвардия сержанты.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВДВның 95 еллыгы