Хезмәт

Балтач районы

16+
«Коррупциягә каршы ил белән»

Ришвәтсез киләчәк төзибез!

Фантастик көндәлек битләре

12 июль 3025 ел. Хәерле көн. Әйдәгез, танышабыз. Мин — 22 гасыр башының гадәти бер кызы. 7 сыйныфта укыйм, Җир планетасының ультразаманча мегаполисында яшим. Комик уеннар, тарих белән кызыксынам. Мөгаен, киләчәктә Галактика тарихын өйрәнүче галимнәрдән булырмын. Мин бик бәхетле, чөнки гаҗәеп матур вакытта яшим. Җир Акыл иясе хозурында, димәк, Кеше кулында. Барысы да математик тәртиптә. Минем инде күпмедер дәрәҗәдә капиталым да бар. Әтием белән әнием көн саен миңа акча бирәләр — ни өченме, чөнки мин аларга ата-ана хокукы бирәм. Өйдәге һәрбер эш өчен аерым тариф — идән суырткан өчен 500 сум, табак-савыт юганга 500 сум. Әти-әнием минем белән горурланалар, миннән файда бар, акча эшли белә инде, диләр. Ничек яхшы бит, ә? Моннан күп еллар элек, 21 гасырда ук безнең өлкәннәребез әнә шулай барысын да тәртипләп куйганнар. «Бөтен нәрсәне дә акча белән хәл итеп була, — кешене җәзага тартуны да, мактауны да, ни дә булса эшләргә мәҗбүр итүне дә, фикердәшләр табуны да, университетка укырга керүне дә, яхшы эшкә урнаштыруны да». Килешәсездер, шәп бит? Нәкъ менә шуннан башланган инде цивилизация. Мин, әлбәттә, тарихны өйрәнергә яратам, тик узган гасыр мине аптырашта калдыра. Дусларча булышу — нәрсә дигәнне аңлата ул? Бушкамы ул? Таптылар ди юләрне! Безнең финанс грамоталылыгы буенча дәреслектә акка кара белән язылган: кешеләр арасында мөнәсәбәтләр үзара файдага нигезләнгән булырга тиеш. Дөрес бит! Әгәр алмашка ни дә булса тәкъдим итмәсәм, беркемнең дә синең белән дусларча гына файдаланасы килмәячәк.

17 июль 3025 ел.
Шатлыгым белән уртаклашасым килә. Тарихтан олимпиадада җиңгән өчен мине Өмет утравына юллама белән бүләкләделәр. Тын океандагы кечкенә генә утрау ул, анда берничә мең кеше яши. Әлеге кешеләр, алар моннан йөз ел элек үк инде яңа кануннар нигезендә яшәргә теләмичә, үзлә-ренең кечкенә генә дәү-ләтләрен төзеп гомер итүчеләр. Дөресен генә әйткәндә, яңа җирдә алар турында инде бөтенесе дә онытты. Дөрес, әлеге утрауга экскурсияләрне күптән түгел генә ачтылар — зоопарктагы кебек, сәерлекләре белән яхшы кешеләргә карап бер көлик тә, аннан янә гадәти тормышыбызга кире кайтырбыз дигәндәй... Шулай итеп, мин дә тиздән моннан йөз ел элек кешеләрнең ничек яшәгәннәрен күрәчәкмен.

2 август 3025 ел.
Без төнлә генә очып килеп җиттек. Мине бер кызык кына агач йортка урнаштырдылар, караватыма кадәр барып җиттем дә, тирән йокыга талдым.
...Уянуым сәер булды. Тавышлар ишеттем, бик күп яңгыравыклы тавышлар... Тәрәзә янына бардым. Кояш балкый, агачлар яшеллектә, ал, кызыл, сары чәчкәләр... Укытучының бертөрле тавыш белән әйтүе искә төште: «Соры төс — киләчәк төсе булып санала. Ул кешене финанс бөтенлек тудырудан читләштерми, аның эшкә сәләтлелеген арттыра». Тәрәзә каршындагы аланлыкта балалар йөгерешә, футбол уйныйлар, чын күңелдән көләләр, шаяралар, бер-берсенең җилкәләреннән кагалар, егылганга кул бирәләр... Кызык, бу егылган кешеләр кул биргән, ярдәм иткән кешеләргә түләп бетерә алалар микән соң? 
Мин өйдән чыктым. Мине шундук уенга ияртеп алып киттеләр, гаҗәпләндем хәтта. Берәү дә синең әти-әниең кайда эшли, күпме акча алалар, күпме акчаң бар, дип сораучы булмады. Уен бик күңелле, шау-шулы иде, тик миңа ул түгел, башкасы гаҗәп тоелды — үз гомеремдә мин беренче тапкыр эчкерсезлек белән сузылган ярдәм кулының ничек рәхәт хисләр калдыруын тойдым.

Аннан без паркта ял итеп йөрдек. Глеб исемле малай барыбызны да туңдырмалар белән сыйлады (бушка, аңлыйсызмы?), чөнки аларның гаилә-ләрендә шатлык — олы абыйлары университетка укырга кергән. Алай дисәң, моның нәрсәсенә сөенәсе икәнлеген мин аңламадым. Мин, мәсәлән, 7 сыйныфта гына булсам да, әти-әнием инде миңа дигән урынны Планетара мөнәсәбәтләр институтыннан алып куйды. Һәм мин анда укыячакмын, чөнки минем гаиләнең моңа финанс мөмкинлеге җитә. 
Без бер төркем булып, туңдырма ашый-ашый, сөйләшә-сөйләшә атладык. Кинәт алдан баручы әбинең күзлеге җиргә төшеп китте. Йөгереп барып күзлекне иелеп алып бирдем һәм автомат рәвештә: «150 сум» дидем. Әби аптырап куйды, шунда Глеб: «Бар да тәртип. Гафу итегез, зинһар. Бу кыз... ул башка төрле», диде. Әби йомшак кына итеп елмайды да: «Әйе, мин аңладым инде, ул Яңа Дөньядан. Телисезме, сезгә әүвәлге дөньяда ничек булганын сөйлим?», диде.

— Җирдә барысы да әйбәт иде.., — дип башлады сүзен әби. — Акчага ирек биргәч үзгәрде: миллионлаган кешеләр урлаша башлады, үзләрен көчле итеп күрсәтергә, өстен итеп куярга тотындылар. Акча барысының да кулларын чиште. Яхшы эш урынын байлар һәм аларның балалары алды. Акчалы кешеләр яхшы мәктәпләрдә генә укыды, яхшы балалар бакчасына йөрде, яхшы белем алды. Хәтта шундый вакыт җитте, акча түләп армиядән калып булды, хөкемдарлар сатып алынды, машина йөртү танык-лыгы, диплом, намус, дуслар... барысы да акчага корылды. Бу яшәү нормасына әверелде. Шундый вакыт җитте, моңа беркем дә гаҗәпләнмәде, һәркем шулай тиеш дип кабул итте. Кибетләрдә акча салыр өчен «Рәхмәт йөзеннән» дигән конвертлар пәйда булды, ял итү урыннарында VIP-зоналар барлыкка килде, балалар бакчаларын, мәктәпләрне гадәтигә һәм элиталыга бүлә башладылар. Ярый әле бөтен кеше дә яңа кагыйдәләр буенча яшәргә теләмәде, Аллага шөкер. Балалар, кешелек законнары буенча яшәргә кирәк. Менә монда без нәкъ тә шулай яшибез, бай түгелбез, әмма кешеләр белән кешечә яшибез. Утрауны да без Өмет утравы дип атадык, чөнки кайчан да булса кешеләрнең акчага табынырга яраманганлыгын аңлаячагын, ул хакта гына уйлап йөрергә кирәкмәгәнлеген беләбез. Якты дөньяларга без акча өчен генә тумаган..."

3 август 3025 ел.
Төнлә начар йокладым. Әлеге сәяхәт миңа нык тәэсир итәр дип уйламаган идем. Тәүге тапкыр мин кешеләр бәхете турында уйландым. Хәзерге кешеләр бәхетлеме соң алар? Кыйммәтле киемнәр нигә кирәк соң, әгәр дә алар белән яшел чирәмдә ауный алмыйсың икән? Нигә кыйммәтле рестораннарга эчпошыргыч дусларыңны чакырырга, юкса, менә шушылай итеп паркта, туңдырма ашап, сөйләшеп-аралашып йөрергә була бит. Нигә ул зур суммада акчалар, үзең өчен генә тотарга булгач, нигә бу тормышта җитди планнар төзергә, керемнәрне санарга, әгәр дә мәгәр без хәтта елмаюны да онытканбыз икән, — нигә кирәк алар? Әйе, акча бөтен мәсьәләне дә хәл итә, ләкин һәрвакыт синнән дә бай кеше табылачак, менә шул чакта синең бөтен акчаң икенче урынга калачак, планың да, хыялың да, карьераң да җимереләчәк, чөнки акчаң җитмәячәк.

Язманың ахырын «Хезмәт» газетасының 49нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришвәтчелек