Абыебыз ФИДӘРИС МӘЛИК улы ГЫЙЛӘҖЕВның 50 яшьлек юбилее
Котлыйбыз

Абыебыз ФИДӘРИС МӘЛИК улы ГЫЙЛӘҖЕВның 50 яшьлек юбилее

Көек авылында яшәүче абыебыз ФИДӘРИС МӘЛИК улы ГЫЙЛӘҖЕВка 24 гыйнварда 50 яшь тулды.

Абыебыз, сине гомер бәйрәмең - олы юбилеең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сиңа сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балалар, оныклар игелеге, чикләнмәгән бәхет-шатлыклар телибез. Тормыш иптәшең Эльмира белән киләчәк көннәрегез
имин, тормышларыгыз бәрәкәтле булсын!
Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын,
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә,
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Булсын ул 50, тулсын ул 50,
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,
Җырлап каршы ал тагы 50не!
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, энең Рәдис гаиләсе, сеңлең Гөлсинә гаиләсе. http://st-gdefon.gallery.world/wallpapers_original/428841_gallery.world.jpg?9b30f88865a6ee068aa988b568d8492f

250

Нет комментариев