Бүген бездә бәйрәм!
Котлыйбыз

Бүген бездә бәйрәм!

Улкаем син минем! Иң татлы җимешем! Апаең шикелле Син йөрәк тибешем! Бүген бәйрәмең- Туган көн итәсе; Бик килә үзеңне Бәхетле итәсе. Сәламәт булсаңчы, Гел көлеп торсаңчы, Матурым син, диеп, Кочаклап алсаңчы. Әтиеңә ярдәмчел, Булышчы бул, балам. "Шәп малай үстердек", Дип торсын ул һаман. Гомернең озынын, Шатлыкның иң зурын Телимин сабыем....

Улкаем син минем!
Иң татлы җимешем!
Апаең шикелле
Син йөрәк тибешем!
Бүген бәйрәмең-
Туган көн итәсе;
Бик килә үзеңне
Бәхетле итәсе.
Сәламәт булсаңчы,
Гел көлеп торсаңчы,
Матурым син, диеп,
Кочаклап алсаңчы.
Әтиеңә ярдәмчел,
Булышчы бул, балам.
"Шәп малай үстердек",
Дип торсын ул һаман.
Гомернең озынын,
Шатлыкның иң зурын
Телимин сабыем.
Җаныма рәхәтлек,
Тынычлык һәм шатлык
Тик сездән табаем.
Улымны тәүфыйктан
Аерма Ходаем.
Тик сезгә балалар
Бирәм бар җылымны.
Ихлас, чын күңелдән
Котлыймын улымны!
Бәхетле бул, Ирек улым! Бәхетле булыгыз, балаларым!


250

Нет комментариев