Суд приставы хезмәте җитәкчесе Наил Рәфкать улы Гайнанов хезмәткәрләренең эшчәнлеген күрә һәм бәяли белә.
Полиция бүлегендә эшләгәндә дә шундый иде инде ул - кеше аеруны белмәде. Бу көннәрдә ул пристав хезмәткәре Газинур Галимҗан улы Садыйковның хезмәтенә хөрмәт белдереп - аңа Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Газинур Галимҗановның 50 яшьлек юбилеена гаять тә зур бүләк булды бу. Гаиләсе алдында да нинди зур горурлык. Газинур әфәнде үзе дә гаять тә җаваплы хезмәтен максатчан һәм нәтиҗәле итеп башкара, хөкем карарларын тормышка ашыруда нәтиҗәле эшли.
Фото: http://newsorel.ru/news/3145/orlovcy-stali-polucat-pisma-na-elektronnuu-poctu-ot-imeni-sudebnyh-pristavov/
Нет комментариев