Балтач авылында яшәүче ГӨЛЗИДӘ ХУҖИӘХМӘТ кызы САБИРҖАНОВА 20 март көнне 55 яшьлек юбилей таңын каршылый.
Кадерле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән ихластан тәбрик итәбез. Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез көннәр телибез. Балаларыңның игелеген күреп, яраткан оныкларыңны сөеп, әтиебез белән тигезлектә, муллыкта озак яшәргә насыйп булсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Наил, балаларың Сөмбел-Радик, Гөлфинә-Нияз, оныкларың Марат, Айшә, кода-кодагыйлар.
Фото: http://kartinki-cvetov.ru/images/bukety/buket-5.jpg
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев