Хезмәттәшебез, профессиональ журналист, «Хезмәт» газетасыныӊ «Хезмәтенә күрә хөрмәте» проекты авторы Хәлил Нәкыйповка «Мактау таныклыгы» тапшырылды.
Шимбә көнне район Советыныӊ утырышлар залында Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин хезмәттәшебез, профессиональ журналист, «Хезмәт» газетасыныӊ «Хезмәтенә күрә хөрмәте» проекты авторы Хәлил Нәкыйповка Татарстан Республикасы «ТАТМЕДИА» масссакүләм матбугат чаралары Агентлыгыныӊ «Мактау таныклыгы»н тапшырды.
«Хезмәт» газетасы редакция коллективы яӊгыраган котлауларга ихлас кушыла, хезмәттәшебезгә хәерле озын гомер,(шул исәптән матбугат хезмәтчәнлегендә дә), сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.





Нет комментариев