Арбор авылында яшәүче ХӘМИТ СӘЕТ улы БАЯЗИТОВка 12 июльдә 55 яшь тула.
Кадерле туганыбыз! Сине 55 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Гел шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел булып, игелекләр генә күреп, кайгы-хәсрәтсез имин тормышта, Разыя белән тигезлектә туган нигезне саклап яшәргә язсын.
55ең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә.
Күңелеңдә булсын яшәү яме,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Ихлас йөрәктән сине яратып һәм хөрмәт итеп, әниебез Сафура, Балтачта яшәүче кыз туганнарың һәм аларның гаиләләре.
Нет комментариев