Балтач авылында яшәүче хөрмәтле абыебыз ХАРИС МӨХТӘСИП улы КАЮМОВка 20 мартта 60 яшь тула.
Харис абый! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда Гөлнур апа белән тазалыкта-тигезлектә, мул тыныч тормышта кайгы-хәсрәтсез гомер кичереп, балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызга юанып, шатланып, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге белән яшәвегезне телибез.
Гомер көзең борчуларсыз, имин үтсен,
Һәр иртәңдә көтелмәгән шатлык килсен.
Якыннарың ихтирамын тойган хәлдә
Нигезеңә бәрәкәт һәм бәхет иңсен.
Иң изге теләкләр белән әниең, абыең Илсур, сеңлең Гөлнур, энең Мансур гаиләләре.
Фото: http://kartinki-cvetov.ru/images/bukety/bouquet_45.jpg
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев