Пыжмара авылында яшәүче җизнәбез АЙРАТ ӘСХАДУЛЛИНның 14 ноябрь көнне 50 яшьлек юбилее.
Кадерле җизнәбез! Сине бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең өчен һәрчак нык таянычыбыз, киңәшчебез, олы терәгебез. Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Алдагы көннәрдә дә туганлык җепләрен өзмичә, апабыз Әминә белән, балаларыңның игелеген күреп, шатланып, сөенеп озак яшәргә насыйп булсын.
Бу дөньяның барлык изгелеге
Сыйган бит ул синең йөрәккә.
Барысы өчен рәхмәт сиңа, җизни,
Без калабыз шушы теләктә.
Ходай саулыгыңнан аермасын,
Гел сөенеп яшә, гел көлеп.
Насыйп булсын иде туксаныңны
Каршыларга бергә гөр килеп.
Гел сөенеп яшә, гел көлеп.
Насыйп булсын иде туксаныңны
Каршыларга бергә гөр килеп.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып балдызың Рамилә гаиләсе.
Фото: https://vk.com
Нет комментариев