Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле əниебез РАШИДА ШАКИРОВАның 10 октябрьдə туган көне

Норма авылында яшəүче кадерле əниебез РАШИДА ГАЗИЗУЛЛА кызы ШАКИРОВАның 10 октябрьдə туган көне.

Əни син - иң газиз кеше безгә,
Син - яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән җирдә тагын?
Өебезнең кояшы - син ,
Һәркемгә җитә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.
Ул тормышның һәр мизгеле,
Сөенеч белән тулсын.
Гомереңнең һәрбер көне
Туган көн кебек булсын.
Өзелмәс җепләр бәйләсен
Бала - ана арасын.
Ел да шулай бәйрәм итик
Туган көн тантанасы.
Озак еллар бергә-бергә
Исәнлек белән яшик.
Үзебез әби булгач та,
Әни диеп эндәшик.
Туган көнең котлы булсын,
Безгә бергә бик рәхәт,
Кылган изгелекләреңә,
Әни, сиңа мең рәхмәт.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне
Безнең өчен бик тә кадерле син.
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Рәхмәт, əни, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син hәрвакыт
Кирәклесең бүген дә.
Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Олы синең биргән киңәшең
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык, сөенечтән генә торсын
Син үтәсе гомер юлларың.
Әни, гомереңдә hәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт hәм имин яшәвең.
Иң изге телəклəр белəн əтиебез Расил, улың Илнур, киленең Роза , кызың Римма, киявең Рөстəм, оныкларың Илсаф, Иркə, Дилə, Əмир, кодагыйларың да кушыла.
Роза Шакирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250