Яңгул авылында яшәүче кадерле әниебез ФЛЕРА ГАЗИЗҖАН кызы НӘҖИПОВАның 10 августта 55 яшьлек юбилее.
Кадерле һәм сөекле әниебез! Йөрәктәге иң җылы хисләр аша сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы телибез. Һәр яңа көн куаныч-сөенечләр, аяз күк йөзе, имин иртәләр алып килсен. Киләчәктә дә яшәешебезнең бизәге булып, балаларыңның игелеген, рәхим-шәфкатен күреп, ихтирамын тоеп, оныгыңның шат авазларына сөенеп, имин тормышта әтиебез белән пар канатлар булып, тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
Тоеп яшә дөнья матурлыгын,
Якыннарның тоеп җҗылысын.
Саулык бирсен Ходай бар гомереңә,
Бу - бәхетнең иң-иң олысы.
Гомерләрең озын булсын, әнкәй,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: гаиләң өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр теләп, әтиебез Раузид, улың Ленар, кызың Эльмира, киленең Эльвира, оныгың Кәрим.
Фото: http://tatar-duslyk.ru/tat/kotlaular/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев