Норма авылында яшәүче кадерле әниебез РАВИЛӘ ГЫЙНИЯТ кызы ФАТЫЙХОВАның 20нче сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, дәү әниебез! Сине гомереңнең күркәм бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа хәерле гомер, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, һәр туган көнгә шатланып, тормыщтан ямь табып яшәвеңне телибез.
Әниебез! Синең белән тормыщыбыз матур, өебез җылы, күңелләребез тыныч безнең, син барында гына безнең бәхетебез тулы, ящәвебез мәгънәле, алдагы көннәрдә дә безгә терәк булып, дөньяның барлык рәхәтен күреп, балаларыңның һәм оныкларыңның ихтирамын тоеп, бергә-бергә матур итеп ящәргә язсын сиңа.
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа
Бүген 60 яшең тулганда.
Сине хөрмәт итеп, изге теләкләр белән улыңРамил, киленең Хания, оныгың Илүзә.
Фото: http://matushki.ru/viewtopic.php?f=18&t=11366
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев