Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әтиебез РАФАИЛ РӘХИМҖАН улы МОСТАФИНның 5 октябрь көнне юбилее.

Балтачта яшәүче безнең кадерле әтиебез, әниебезнең ышанычлы гомер юлдашы РАФАИЛ РӘХИМҖАН улы МОСТАФИНның 5 октябрь көнне юбилее.

Әти, сине йөрәктәге иң җылы хисләр аша күркәм бәйрәмең - юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа бәрәкәтле, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, бәхет телибез. Туачак һәркөн сиңа шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге алып килсен. Синең төпле киңәшләрең безгә тормыш юлын узганда һәрвакыт ярдәм итә. Синең белән тормышыбыз матур, өйләребез җылы, күңелләребез тыныч. Киләчәктә балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, Ходай биргән гомереңне әни белән пар канатлар булып, тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән балаларың Нурфия-Фәнис, Раил-Гөлназ, оныкларың Камилә, Камил, Айзилә. Бу теләкләргә шулай ук тормыш иптәшең Суфия, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың да кушыла.
Фото: http://vk.com/club58781807

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250