Кояшлы, гөрләвекле апрель ае гаиләбез өчен истәлекле. Куныр авылында гомер итүче әтиебез ВАСИЛ ХӘЙРЕТДИН улы НӘҖИПОВның 11 апрельдә 50 яшьлек гомер бәйрәме.
Әтиебез, кадерлебез! Сине бәйрәмең белән котлыйбыз. Рәхмәт, әтиебез - гаиләбезнең үрнәк өлгесе, мәрхәмәтле булып, һәрберебез өчен өзелеп торганыңа. Озын гомер, сәламәтлек, безнең рәхим-шәфкатьне тоеп, әниебез белән пар канатлар булып, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын.
Чын йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче, әтиебез, бу көндә.
Әниебезгә пар, безгә терәк булып,
Яшик әле шулай гел бергә.
Әниебез белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә.
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Сине бик яратып, әниебез, киявең-кызың, кода-кодагыең.
Фото:brozos
Нет комментариев