«Кызыл юл» кооперативының Чутай сөтчелек фермасы мөдире РАДИК ВАГЫЙЗ улы СӘЛИХҖАНОВның 5 майда 50 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Радик Вагыйз улы! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Без Сезне тырыш һәм намуслы хезмәтегез өчен, гаделлегегез белән күңелләргә үтеп керүче олы җанлы, тынгысыз йөрәкле, хезмәт вазыйфаларын төгәл үтәүче, һәрвакыт ярдәмчел кеше булуыгыз өчен хөрмәт итәбез. Сезгә тазалыкның иң ныгын, гомерләрнең иң бәрәкәтлесен, шатлык-куанычларның иң зурысын телибез. Тормыш иптәшегез Гөлсәвирә белән бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә, муллыкта, газиз балаларыгызның игелекләрен күреп, оныкларыгызның шат авазларына сөенеп, кайгы-хәсрәтсез, имин тормышта яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез.
Иң изге теләкләр белән «Кызыл юл» кооперативы коллективы.
Фото:
Нет комментариев