Хезмәт

Балтач районы

16+
Котлыйбыз

Рәхмәт сиңа, укытучы!

Армый-талмый хезмәт куючы, балалар күңелләренә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясаучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны һәм тәрбиячеләребезне хөрмәтләп, сишәмбе көнне район мәдәният йортында матур бәйрәм чарасы үткәрелде.

Бәйрәмне ачып җибәргән район башлыгы Рамил Нотфуллин укытучы һәм тәрбиячеләргә үзенең хөрмәтен белдереп, изге теләкләрен юллады: «Хөрмәтле мөгалимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, мөхтәрәм ветераннарыбыз, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәрегез — Укытучылар һәм күптән түгел генә булып узган Тәрбиячеләр көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Сабый баланың күңеле уңдырышлы җир кебек. Ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлык-лардан игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйкъ кебек сыйфатлы шытымнар чыгып үсә һәм ныгый. Хөрмәтле укытучыларыбыз, тәрбиячеләр, сезгә яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә армый-талмый күңел җылысы белән башкарган четерекле һәм мәшәкатьле хезмәтегез өчен олы, чиксез рәхмәтемне җиткерәм».

Котлаулардан соң Рамил Рашитович 62 укытучы һәм тәрбиячегә төрле дәүләт бүләкләрен тапшырып узды, алар арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау таныклыгы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Мактаулы остаз» мактау билгесе, «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе, «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе, Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты бар иде. 

Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та залга җыелган олуг хөрмәткә лаек тамашачыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап: «Бүген чыннан да зур бәйрәм. Без үзебезнең укытучыларыбызны, тәрбиячеләребезне хөрмәтлибез. Кешелек язмышында укытучы әти-әни белән беррәттән бик зур роль уйный. Чөнки без киләчәгебезне укытучылар ярдәмендә, аларның үгет-нәсыйхәтендә билгелибез һәм үзебезнең язмышыбызны, юлыбызны табабыз. Бик зур рәхмәт сезгә тырыш хезмәтегез өчен, булганыгыз өчен. Авыл җирендә укытучы эше икеләтә җаваплы. Чөнки укытучының һәрбер гамәле, аның яшәеше авыл баласына, авыл кешесенә үрнәк булып тора. Сез беркайчан да укытучы һөнәренә тап төшермичә, һәрвакыт үзегезнең һөнәрегезгә туг-ры калып, матур итеп эшлисез һәм куйган бурычларны матур итеп үтәп киләсез», — дип мактау сүзләре җиткерде һәм үз чиратында лаеклыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырып узды. 

Әйе, чыннан да райо-ныбызның белем һәм тәрбия бирү учакларында үз эшләренә тугры булган, балаларны ярата белгән тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр хезмәт куя. Бүгенге көндә районыбызда 11 урта мәктәп, 2 гимназия, 1 лицей, 7 төп мәктәп, 8 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 17 балалар бакчасы бар. Ел саен районыбыз укучылары төрле олимпиада, конференция, конкурсларда катнашып, югары уңышларга ирешеп киләләр һәм боларның барысының да башында укытучының тырыш хезмәте ята. Һәрберебезнең тормышында үз Тәрбиячесе һәм Укытучысы бар. Ул зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньябызны танып белергә, баерак итеп, киләчәкне төзергә өйрәтүче кеше. Укучылар язмышы, илнең иртәгесе көне нәкъ менә алардан, аларның һөнәри һәм кешелек сыйфатларыннан тора.

Мөгаллимнәрнең һөнә-ри осталыгы, сабырлыгы, үз эшен яратуы нәтиҗәсендә укучыларның сәләтләре ачыла һәм тормышка ашырыла. Малайларга һәм кызларга үзләренең киләчәкләрен билгеләргә, тормыш юлын сайларга ярдәм итүче дә алар.

Бу якты һәм шатлыклы көндә һәрбер тәрбияче һәм укытучыга сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар, эчкерсез һәм игелекле укучылар, гаилә иминлеге, бәхет телибез! Һәр яңа көн сезгә бары тик уңай хис-тойгылар һәм игелекле хезмәтегез белән канәгатьләнү генә китерсен!

Фотолар: Вакыйф Зәкиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне