Борнак авылында гомер итүче РОЗАЛИЯ ШӘЙДУЛЛА кызы ГАБДРАХМАНОВАның 11 март көнне 60 яшьлек олуг юбилее.
Әниебез! Көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрми, әти белән бергә озын-озак еллар, сау-сәламәт килеш, матур итеп бергә-бергә яшәсәк иде. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, йөрәк борчуларың өчен кичер, күрсәткән игелекләрең өчен мең рәхмәт. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын.
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Зөлфәт, кызың, ул-киленнәрең, оныкларың.
Фото: http://buketlar.ru/
Нет комментариев