Балтачыбыз соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Урамнарыбыз төзекләнә, матурлана, зәвык белән төзелгән заманча объектлар арта.
Район авыллары да шундый яңарыш кичерә. Һәм боларда билгеле, районның баш архитекторы Шамил Фәһим улы Борһановның да өлеше зур. Архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган архитекторы» дигән мактаулы исем бирелде.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/12/administer/execute_commitee/structure.htm?department_id=11409
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев