3 нче дәрәҗә дипломантлар, безнең укучылар
Мәдәният

3 нче дәрәҗә дипломантлар, безнең укучылар

Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивалендә Балтачлар җиңүчеләр рәтендә ??✨?

1 мартта күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм Татарстан Республикасы мәгарифенең этномәдәни компонентлы мәктәпләре укучылары фестиваленең гала-концерты узды ??✨?

Фестивальдә барлыгы 1120 бала катнашты, алар «Хореография», «Вокал», «Халык иҗаты» номинацияләрендә өч яшь категориясендә җиңү өчен көрәште. Проектның зона этаплары Казанда, Әлмәттә һәм Яр Чаллыда узды. Финалга катнашучыларның 20% тан кимрәге, ягъни 193 бала үтте.

Балтач районы Кече Лызи урта мәктәбенең «Тыпыртон» («Топотушки») удмурт хореография коллективы @malo_lyzinskaia_sosh «Хореография» номинациясендә 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде ???? (җитәкчесе – Петрова Галина Денисовна).

Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы @zipjaschool «Халык иҗаты» номинациясендә (җитәкчесе – Иванова Алинә Александровна) 3 урынны яулады ??? Котлыйбыз! ??????? Афәрин! ❤️

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


фестиваль хореография халык иҗаты

Нет комментариев