Альберт Нурминскийга әбисе BMW алып биргән (ВИДЕО)
Мәдәният

Альберт Нурминскийга әбисе BMW алып биргән (ВИДЕО)

Бүләк итүченең кем булуын, кайда эшләвен әйтергә теләмәгән артистның сүзләренә караганда, әлеге әби үзе дә бүләк иткән шушы машина кебек үк "текә" ахрысы.

Социаль челтәрләрдә күренеп, шундагы татар аудиториясе арасында популярлык казанып, бүген инде танылган татар рэперы булып җитешкән Альберт Нурминскийга әбисе текә автомобиль бүләк иткән. Бу хакта Альберт журналист Габдерәхимгә сөйли.

Бүләк итүченең кем булуын, кайда эшләвен әйтергә теләмәгән артистның сүзләренә караганда, әлеге әби 90нчы елларда эшләп, шактый мал туплап өлгергән һәм үзе дә бүләк иткән шушы машина кебек үк "текә" ахрысы.

"Нәфес ихтыяҗыңны канәгатьләндерү өчен кирәкме бу сиңа?" дигән сорауга рэпер: "Юк, гади Москвичта да йөри алам" ди.

Фото: видеодан скриншот

matbugat.ru


Альберт Нурминский

Нет комментариев