Балтач гармунчылары «Салкын чишмә» паркын гөрләтте
Мәдәният

Балтач гармунчылары «Салкын чишмә» паркын гөрләтте

Балтачта гармунчылар сезонны ачты

Гармун моңнарына гашыйк барлык райондашларыбыз кичә «Салкын чишмә» эко-паркына җыелды."Яңгырасын гармун моңнары" дигән күңелле һәм моңлы бәйрәм барышында баянчылар һәм тальянчылар паркны гөрләтте.

"Гармун, тальян моңнары ишеттрегән, безгә ял минутлары бүләк иткән гармунчыларыбызга "Хезмәт" сайты аша зур рәхмәтләребезне ирештерәбез", дип хәбәргә чыктылар бәйрәмдә катнашкан райондашларыбыз.

Киләчәктә дә шундый күңелле чаралар уздырып, милли моңнарны саклап, яшь буынга җиткерүне дәвам итсәк иде. 

 


гармун

Нет комментариев