Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Безне берләштерүче көн” чарасы узды
Милли киемнәр кигән кунаклар төрле телләрдә шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнен каршылап һәм “Сәнгать төне – 2025 “ акциясе кысаларында, Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Безне берләштерүче көн”("День, который нас объединяет”) дип аталган библиоmix оештырылды.
Чара барышында 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларга күпмилләтле, матур табигатьле, дуслык-татулыкта яшәүче Татарстан Республикасы хакында презентация ярдәмендә сөйләнелде. Милли киемнәр кигән кунаклар төрле телләрдә шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар.
Китапханәчеләр һәм “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары әзерләгән биремнәр, уеннар барышында балалар үзләрен Ватаны, туган теле белән горурланучы, кызыксынучан итеп күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев