Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсендә “Әниләрнең елмаюы бәхетле итә безне” бәйрәм тамашасы үтте

Бәйрәмгә Балтач гимназиясенең 3-А сыйныфы укучылары һәм аларның әниләре килде

 

Табигатьтә көз белән кыш күрешкән вакыт. Көннәр салкын, ачы җилләр исә, карлы яңгырлар ява. Әнә шундый чакта безнең күңелләрне җылытып, йөрәкләрне эретеп җибәрерлек бер бәйрәм бар. Ул – Әниләр көне.

27 ноябрь көнне Әниләр көнен каршылап, Балтач Үзәк китапханәсендә “Әниләрнең елмаюы бәхетле итә безне” (”Делают нас счастливыми улыбки матерей”) дип аталган бәйрәм тамашасы үтте.

Бәйрәмгә Балтач гимназиясенең 3-А сыйныфы укучылары һәм аларның әниләре килде. Балалар үзләренең уңганлыкларын, сәләтләрен күрсәтеп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, “Алтын алмалар” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Китапханәчеләр әниләргә белән балаларга күңелле уеннар тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кичәсе әни белән баланың иң якын кешеләр икәнлегенә тагын бер кат инандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев