Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсендә коллективлар өчен экскурсияләр оештырыла башлады

Чара барышында кунаклар китапханәнең бүлекләре белән таныша алды

Балтач үзәк китапханәсендә коллективлар өчен экскурсияләр оештырыла башлады. Әлеге матур чарага район башкарма комитеты хезмәткәрләре старт бирде.

Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде, аның иҗаты укучылар йөрәгендә аерым урын алып тора һәм яңа буыннарны рухландыруын дәвам итә.

Әлеге чара кысаларында юбиляр иҗатына багышланган күргәзмәләр оештырылды. Китап экспозицияләрендә шагыйрьнең бай мирасы, аның мәдәни традицияләрнен чагылдыручы үлемсез әсәрләре тәкъдим ителде.

Моннан тыш, чара барышында кунаклар китапханәнең бүлекләре белән таныша алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев