Күңелле, мавыктыргыч, профессиональ яктан дөрес киңәшләр белән үрелеп барган аралашу сәгатен оештыруда ярдәм иткән хөрмәтле кунакларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез
Балтач үзәк зурлар китапханәсе үзенә кунакка Балтач мәктәбенең сылу кызларын дәште. Очрашуның максаты – яшүсмерләр өчен актуаль темалар буенча фикер алышу булды.
Чараның мәртәбәле кунаклары – «Хезмәт» редакциясенең SMM- белгече – Алсу Ильяс кызы Надршина һәм заманча косметология буенча белгеч – Гөлназ Камил кызы Каюмова булды.
Аралашу барышында кызларыбыз үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җавап алды. Алсу Ильяс кызы заманча технологияләр - ясалма фәһем (искусственный интеллект) буенча эш барышында кулланыла торган хезмәт алымнары белән мастер-класс аша бүлеште.
Гөлназ Камил кызы исә гүзәл затлар (яшүсмер) өчен яз аенда бит тиресен тәрбияләү, көндәлек тормышта үз-үзеңне тәрбияләүдә профилактик чаралар буенча белемнәрен бирде, кызлар шулай ук үзләрен мастер-класста сынап карадылар.
Күңелле, мавыктыргыч, профессиональ яктан дөрес киңәшләр белән үрелеп барган аралашу сәгатен оештыруда ярдәм иткән хөрмәтле кунакларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев