Иртәгә Рәсәйнең барлык кинотеатрларында, шул исәптән бездә, Балтачта, режиссер Сергей Поповның «Дорога на Берлин» фильмының премьерасы булачак.
Бәйрәм алды атнасы буларак фильмның премьерасы иртәгәгә тәгаенләнгән. Фильмда вакыйгалар 1942нче елда Бөек Ватан сугышы вакытында бара. Төрле союздаш республикадан, тормышка карашлары һәм характерлары төрле булган ике сугышчының бер максат хакына берләшүе, әхлакый кыммәтәләр һәм ватанпәварлык сыйфатлары турында.
Фильмны Балтач мәдәният үзәгендә иртәгә, ягъни 7нче май көнне, 20.00 сәгатьтә карарга мөмкин. Билет бәясе 50 сум. Рәхим итегез.
Фото: http://www.kinopoisk.ru/film/843761/
Нет комментариев