Балтач студентлары күӊел ачты
Мәдәният

Балтач студентлары күӊел ачты

Очрашу район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдиновныӊ яшьләрне котлавы белән башланып китте. Ул үзенеӊ чыгышында яшьләрнеӊ илебезнеӊ, җәмгыятьнеӊ үсешендә гаять зур, мөһим урын алып торганнарын исләренә төшереп, укуларында уӊышлар теләде.

Студентларга район ошмасыныӊ яӊа лидерын тәкъдим иттеләр, ул - Давид Аветисян. Сәхнәгә менгәч, «озын борынлы, кара малай» монда каян килеп эләкте икән, дип аптырамагыз диде ул шаярып. Безнеӊ районда туып үскән, җирлекнеӊ мохитында тәрбияләнгән, гимназиядә белем алган Давидны яшьләр күп санлы олимпиадаларда, укучылар бәйгеләрендә җиӊүче буларак белэләр. Бүгенге көндә ул Казанда укуын дәвам итә. Район яшьләр эше һәмспорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин студентлар лидеры булып алда эшләгән Ландыш Гарифуллинага рәхмәтен белдерде.

Соӊыннан командалар «КАРАОКЕ STAR» формасында үзара бәйге оештырдылар. Беренче урынны Салавыч, икенче урынны Пыжмара, өченче урынны Норма командасы алды.
Фотоларнв тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев