27 апрель көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә "Библиотөн- 2017" үтте.
Программада "Йөрәктән - йөрәккә" - флешмоб (миһербанлылык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар зурланган әсәрләр уку), "Матурлык дөньяны коткарыр, күңелләрне нечкәртер" - кул эшләре мастер-классы, "Шифа, сихәт бирсен чәйләребез" - дару үләннәре, кипкән җиләк-җимештән чәй фуршеты, "Яңа юллар табып китап керә күңелләргә" - буктрейлер белән таныштыру, "Җирдә кала эзләр..." - эко-батл-эко-бәйге, "Капка" фильмын карау каралган иде. Барган кешеләр ошатып, күңелле, мәгънәле булды дип кайттылар.
Нет комментариев