Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачлылар фестиваль лауреатлары булдылар

Якташларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез.

Ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш»  IX республика фестивале Татарстанның өлкән буын вәкилләрен берләштергән чын иҗат бәйрәменә әверелде.

Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм ветераннарның төбәк иҗтимагый оешмасының 40 еллыгына багышланган фестиваль үз мәйданчыкларына рекордлы санда 27 меңнән артык кешене җыйды. 

Республика жюрисы карары буенча, балтачлылар фестиваль лауреатлары булдылар:

«Ялгыз җырлау» номинациясендә Гөлшәһидә Нуриева, Рузилә Габдрахманова, Марс Хаҗиев
«Ядкарь» халык-вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчесе Марат Габделхаков);
«Сердәш» вокаль ансамбле (җитәкчесе Римма Фәссахова);
Керәшеннәрнең «Туганай» халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Хәлил Фәезов);
«Вуюись» («Радуга») удмурт фольклор коллективы (җитәкчесе Галина Петрова);
«Шигърият» номинациясендә Ирина Жукова.

Якташларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев