Балтачлылар  «Зарни бугор» беренче төбәкара удмурт фестивалендә катнашып кайтты
Мәдәният

Балтачлылар «Зарни бугор» беренче төбәкара удмурт фестивалендә катнашып кайтты

Чепья мәдәният йортының «Азвесь гыры», Кече Лызи мәдәният йортының «Вуюись», Урта Көшкәт авылыннан «Шулдыр жыт» коллективлары матур чыгышлары белән чарага ямь өстәде

Киров өлкәсенең Пор-Китәк авылында «Зарни бугор» беренче төбәкара удмурт фестивале узды.

Фестивальдә Нократ Аланы, Кукмара, Малмыж, Балтач районнары, шулай ук Марий Эл Республикасы коллективлары катнашты.

Балтач районыннан Чепья мәдәният йортының «Азвесь гыры», Кече Лызи мәдәният йортының «Вуюись», Урта Көшкәт авылыннан «Шулдыр жыт» коллективлары матур чыгышлары белән чарага ямь өстәде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев