Балтачның яшь парлары «Кыз ярәшү» йоласында катнашты
Мәдәният

Балтачның яшь парлары «Кыз ярәшү» йоласында катнашты

ЗАГС бүлеге гаилә кыйммәтләрен саклау, ныгыту буенча һәрдаим әһәмиятле чаралар оештыра

Туй йолаларын саклау, шулай ук туй тантанасы белән бәйле гореф-гадәтләрне торгызу һәм яшьләр арасында популярлаштыру бүгенге көндә бик актуаль һәм мөһим юнәлеш.

Балтач районы мәдәният хезмәткәрләре яшь парларга "Кыз ярәшү" йолаларын тәкьдим иттеләр. Әлеге чарада Адилә-Рәнис Садыйковлар һәм аларның туганнары катнашты. Яшь парга бәхетле һәм озын тормыш юлы теләп калабыз.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм ЗАГС бүлекләре гаилә кыйммәтләрен саклау, ныгыту буенча һәрдаим әһәмиятле чаралар оештыра. Әлеге эш тармакның матур бер юнәлеше.

#крепкаясемья #татарстансемья #казаньсемья #крепкаясемьятатарстан #загстатарстан #загсытатарстана #семьитатарстана


кыз ярәшү

Нет комментариев