Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачта дүрт гаиләгә бәйрәм уңаеннан сертификатлар тапшырылды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты нигезендә 2018 елның 1 гыйнвареннан авыл җирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә

Яшәешнең гасырлардан-гасырларга килгән мәңгелек хәзинәләре бар. Ул мәхәббәт, гаилә иминлеге, ата-анага хөрмәт, дуслык, туганлык,балалар. Һәркем үзенең өлешенә тигән көмешен – тиң ярын табып, бербөтен булып яшәгәндә генә бәхетле була ала .

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты нигезендә 2018 елның 1 гыйнвареннан авыл җирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә. Быел ул түләү икеләтә артты.

Бүген район мәдәният үзәгендә узган Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасында 25 яшькә хәтле беренче баласын алып кайткан өчен Язгөл Рашид кызы Газизовага 100 000 сумлык сертификат тапшырылды.

Шулай ук 3 гаиләгә мөһим дәүләт документы – күпбалалы гаилә таныклыгы һәм 25000 сертификат тапшырылды. Диләрәр һәм Айрат Бикбовлар гаиләсендә 5нче бала, Ризәлә һәм Зөлфәт Нәбиевлар гаиләендә 3нче бала, Фирүзә һәм Илнар Фазыловлар гаиләсендә 3нче бала туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә