Мәдәният

Батырлык

Ил өстенә көчле афәт килде, Барын җыйды, егет, ирләрне. Ә хатыннар шушы кыен елда, Күпме түкте икән тирләрне?


Көн яктыру белән алар эштә,
Басуларда узды төннәре.
Күпләренә туры килмәде бит
Сөенечле кавышу көннәре.

Урманнар да кистегез сез,
Ат урынына үгез җиктегез.
Кәкре урак, кул тырмасы белән
Диңгездәй басулар иктегез.

Шушы авыр елларда да
Илне сез икмәкле иттегез.
Бишектә калган сабыйларны
Сез укытып кеше иттегез.

Хәзер хөкүмәтнең бар максаты -
Сезгә озын гомер теләүдә.
Илгә кабат афәт килмәсен, дип
Тынычлык юллары эзләүдә.


250

Нет комментариев