Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бер җылы сүз җитә күңелгә...

Кешегә кылган изге гамәлләребез өчен Аллаһ Тәгаләрәхмәтеннән ташламас.

Әйе, чыннан да, бер җылы сүз, бер нурлы караш җитә кешегә. Менә шуларны кызганмасак иде бер-беребездән бу өч көнлек дөньяда. Каян бу темага сүз башлап җибәрдем соң әле? Мәдәният йортыбызда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Фикердәшләр» төркеме катнашында бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәм ике өлештән торды: китапханә ягында «Халкыбыз иҗаты» дип исемләнгән чарада кунакларыбыз тапкырлык һәм зирәклекләрен сынаса, икенче бүлектә алар өченҗыр-биюле программа планлаштырылды.

Китапханәче Нурсия Шагидова биргән табышмаклар һәм кызыклы сорауларга җавапларны бик тиз табып, зирәклекләрен исбатласалар, халкыбызның яратып уйнала торган «Йөзек салыш», «Гөлбану», «Ватык телефон» уеннарында катнашып, җитез булуларын күрсәттеләр. Нәни чагыбыздан ук яраткан «Шалкан» әкиятен дә сәхнәләштерделәр әле. Гади генә итеп түгел — бии-бии уйнадылар! Икенче бүлмәдә кунакларны сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл көтә иде.

Чәй өстәле артында матур җырлар тыңлап, үзләре дә җырлап, күңелле уеннарда катнашып, шаярышып, оттырышсыз лотерея уйнатып рәхәтләнеп күңел ачтылар. Яраткан җырчылары Фәнис Гарифуллин матур җырларын бүләк итте үзләренә. Бәйрәм, әлбәттә, бүләксез булмый — иганәчеләребез ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр дә күңелләренә хуш килгәндер кунакларыбызның. Аларны сөендергән өчен Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелегенә, авылыбызның «Тургай» кибетенә һәм иганәче егетләребезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Язмамның башына кайтып, шуны әйтәсем килә әйе, күп тә түгел, бер җылы сүз җитә күңелгә... Кешегә кылган изге гамәлләребез өчен Аллаһ Тәгаләрәхмәтеннән ташламас.

Халидә Гарифуллина. 

Кили мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев