Борнак халкы газета-журналларны яратып укый
Әңгәмә барышында, вакытлы матбугатның барлыкка килү тарихы турында китап укучылар белән фикер алышынды
Борнак авылы китапханәсендә вакытлы матбугатның күп булуы китап укучыларны көннән көн күбрәк җәлеп итә. Бигрәк тә газета- журналлар укырга урта яшьтәге һәм өлкән буын укучыларыбыз тартыла.
28 май көнне Борнак авыл китапханәсендә, "Вакытлы матбугат – заман көзгесе"исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында, вакытлы матбугатның барлыкка килү тарихы турында китап укучылар белән фикер алышынды.
Бүгенге көндә укучыларыбыз арасында яратып укыла торган, районыбыз хәбәрләрләрен киң катлам укучыга җиткерүче "Хезмәт» газетасын бик яратып укыйлар. Шулай ук "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан" газеталарын, "Гаилә учагы","Сөембикә", "Казан утлары" журналлары турында кыскача мәгълүмат бирелде .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев