Бәйрәм рухы иңгән һавага
Мәдәният

Бәйрәм рухы иңгән һавага

Төн йокламый әнкәй камыр баса, Бисмилласын әйтеп җай саен... Кичтән тәмамлаган бөтен эшен, Хәстәрләгән онын,ак маен. Мамык кебек төтен күтәрелә Бәйрәм рухы иңгән һавага, Агач кашыгыннан җайлап кына Камыр төшә кызган табага. Шул арада чәе кайнап чыга, Чыжлап тора зур-зур табалар. Пешеп чыккан коймак өсләрендә Эрегән майлар гына чабалар. Газиз...

Төн йокламый әнкәй камыр баса,
Бисмилласын әйтеп җай саен...
Кичтән тәмамлаган бөтен эшен,
Хәстәрләгән онын,ак маен.
Мамык кебек төтен күтәрелә
Бәйрәм рухы иңгән һавага,
Агач кашыгыннан җайлап кына
Камыр төшә кызган табага.
Шул арада чәе кайнап чыга,
Чыжлап тора зур-зур табалар.
Пешеп чыккан коймак өсләрендә
Эрегән майлар гына чабалар.
Газиз әнкәй!Таң тууга бүген
Караядыр ап-ак мичләрең...
Читтә булып, тойган кебек булам
Мичтә пешкән коймак исләрен.
Чыганак: https://vk.com/

250

Нет комментариев