Дустым Сания истәлегенә
Мәдәният

Дустым Сания истәлегенә

Радиодан Зәйнәп Фәрхетдинованың "Күршеләргә сәлам бирим дисәң, кемнәр исән, кемнәр юк икән", дип җырлавын ишетүгә, күзалдыма килеп басасың, дустым. Син дә әлеге җырны концертларда башкарырга ярата идең.

Салавыч мәктәбенә 4 класска укырга килгәч таныштык синең белән һәм биш ел бергә шатлык-борчуларны бүлешеп белем алдык. Беркемгә авыр сүз әйтмәс, һәрчак шат күңелле иде дустым Сания Латыйпова. Сине югалтканга да бер елга якын вакыт үткән инде.

Әлегедәй хәтерлим, декабрь аенда, хәлеңне белергә төшкәч, син: "Кыш бабайдан аяклар көтәм әле", дигән идең. Тик Кыш бабайда да сине сәламәтләндерерлек көч табылмады, күрәсең. Бик теләсәң дә, язның яшел чирәмнәреннән атлап үтү насыйп булмады сиңа. Аяусыз авыру сине мәңгелеккә бездән аерды...

Һаман да туган авылыма әти-әнием янына кайткан саен урамда син очрарсың кебек тоела. Сагынам сине дустым, бик юксынам.
Фирдания Зарипова,
Норма авылы.
Фото: http://vk.com


250

Нет комментариев