Ятим калды гармунын...
Син безнең нәселебез горурлыгы булып калырсың гомергә!!!
Ятим калды синең гармун, Наил абый,
Ятим калды мәңгегә.
Гармуныңны ташлап киттең,
Каннар сава бәгырьгә...
Тән җылысы сеңеп калган
Гармуның каешына,
Кинәт кереп югалдың син
Гомерең баешына.
Гармуныңның күрекләрен
Улларың синең уйнар.
Хушлашмый да китеп бардың,
Тынып калды урамнар...
Бу сүзләр йөрәкне телгәли.. Кеше китә , җыры, моңы кала дигән сүзләр дөрес шул. Наил абый рухы безнең күңелдә мәңге яши. Килен кеше ким кеше дигән сүз йөри татарда, юк, мин килен булсам да, ким булмадым. Наил абый миңа терәк, ярдәмче, киңәшче, абый, сердәшче булды.
Моның белән күпләр килешмәскә мөмкин, ләкин без бер идек, уртак сүзләр, уйлар, эшләр, җырлар, серләр безне берләштерде.. Зал тулган халык белән, аның сабакташлары, дуслары, хезмәттәшләре, гаиләсе, балалары , оныклары, авылдашлары белән. Сәхнәдән сихри бер нур агыла. Бу кичәдә һәркем аның белән иде, сөйләште, гүя ул үзе залда утыра.. Гуя ул исән..
Һәркем белән уртак серләре күп иде шул аның .
.Бу сихри мизгелләрне берләштерүче нурны күпләр күрмәскә дә мөмкин, ләкин аны ул көнне һәркем татыды.. Ул көнне Наил абый безне берләште.. Һәркемгә дә бирелми ул мондый күренмәс сихри сәләт, аны гади бер җеп берләштерә, күңел күзе күргәннәр генә моны сизә..
Шундый олы, зур, талантлы шәхесебез безнең арабыз да юк. Их вакытларын белсәм икән мин.. Аларга менгәч өс киемен кайтырга дип киенеп китәргә чыксак та, ул мине туктата иде.. Үзенең бүлмәсенә кереп менә моны гына укып кара әле ничек микән дип язмасын
укырга бирә иде. Укып туя алмый идем.. Ничек бер кешедә шуның хәтле сәләт бар икән ул дип сокланып карый идем мин Наил абыйга.. Аның өстәл өстендә купме язмалар, дәфтәрләр, мин аны күреп шакката идем.. — Наил абый синең өстәлең янында бер көн кайтмыйча, синең язмаларыңны укып, үземә көчләреңне, сәләтләреңне алыр идем, укыр идем, тәҗрибә алыр идем синнән, — дия идем мин . Ул елмаеп көлер иде дә, синең минем янда булу да җитә, яратам мин Кукмараларны, дип сихри итеп көләр иде. Вакыт беркайчан да җитми, һәр вакыт минутлы, сәгатьләр билгеле. Вакыт кадерен , исәннәрнең кадерен белеп бетермибез кайвакыт.. Йөрәк сыкрый , кан сава, вакытны әйләндерер идек тә бит.. Юк ,кабат кайтарып булмый, терсәк якын тешләп булмый.. Күпме язылмаган моңнар, күпме язылмаган сүзләр, күпме тапшырылмаган моңнар калды.. Шулай, булганнары гомерлек булсын, улларың , оныкларың дәвамлы итсен аларны Наил абый..Гомерең җырлы бер төш кенә булды синең.. Иххх.. Бу язмыш..
Шулай да бик күп кә өйрәттең бит син мине Наил абый, мин синең белән горурланып сөйли алам.. Үз үземне сәхнәдә тотарга, җырларга, сөйләргә, гаиләдә нинди әни булырга, тормышымда үз юлымны туры итеп алып барырга....
Үз гаиләң, балаларың өчен генә тугел син безнең гаилә өчен дә зур мирас эшләп бирдең. Без Теләковлар гаиләсе һәм дә үзем шәхсән синең алда баш иябез Наил абый, урының җәннәт түрендә булсын..
Син безнең нәсел шәҗәрәсен, үзегезнекен мирас итеп төзеп калдырдың. Без сиңа моның өчен мең рәхмәтле... Күпме хезмәт, күпме көч монда...
Син бит Наил абый гаиләң, безнең өчен генә түгел , авыл, район, республикадагы һәр кеше өчен ярдәмчел, киңәшче булдың. Үзең әти тәрбиясендә үсмәсәндә син әти тәрбиясендә үскәннәрдән дә өстен булдың, үрнәк әти, үрнәк ир , үрнәк шәхес булып калдың...Син үлмәдең, синең җырың, моның гомерлек Наил абый!
Әйдә әле җырлыйк бер дигән сүзләрен мәңге югалмас!
Гармуның тынып калса да
Соңгы көең колакта,
Ул әле озак яңгырар
Булсаң да син еракта.
Синең җитез бармакларың
Биеп торды төймәдә,
Моңнарың агылды һәрчак
Клубта да, өйдә дә.
Уйнадың син рәхәтләнеп,
Уйнадың тәмен белеп,
Уйнаганда бөтен җаның,
Күзләрең торды көлеп.
Син безнең нәселебез горурлыгы булып калырсың гомергә!!! Кеше белмәгән, сизмәгән серләрең калды гомергә!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев