Бу сәгатьләрдә Түбән Кенә авылы мәдәният йортында Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» исемле зонаара ачык фестиваль-конкурс бара.

Бәйгедә 7-15 яшьлек балалар нәфис сүз, композитор әсәрләре, фольклор ансамбль, татар халык җыры номинацияләре буенча көч сынаша. Өченче тапкыр үткәрелүче бу бәйгедә балтачлылардан тыш, саба, Арча, Кукмара, Мари Иле һәм Киров өлкәсеннән сәләтле балалар катнаша.

Җиңүчеләр хакында соңрак хәбәр итәрбез.

Конкурс турындагы тулырак язма белән газетабызның киләсе санында танышырсыз.

Автор фотолары.
0
0
Нет комментариев