"Наз"да ял итүчеләр “Халыклар дуслыгы” музеенда сәяхәттә булып кайттылар
Музей җитәкчесе - сугыш ветераны Гарифҗан Галиев Чепья авылының төрле тарихи язмалар, фотосурәтләр, тарихи истәлекләр белән таныштырды. Музейда шушы җирлектә күпме гасырлар буена иңгә-иң куеп, дус-тату яшәүче төрле милләт халыкларының тормышы, эш кораллары, йорт-җиһазлары урнаштырылган. Шулай ук тернәкләнүчеләрне музейда шушы җирлектән чыккан данлыклы шәхесләр өчен дә аерым зал булуы куандырды.
Бу музейның шундый бай эчтәлекле булуы, экспонатларның күплеге өлкәннәребезнең күңелендә якты истәлек калдырды.
Нет комментариев